Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
реклама1

“Балалар кибете” сезне үзенә дәшә

05 декабря 2016, 06:16

786

0

0

Шәхси эшмәкәр Фәридә Мошкинаның "Балалар кибете" моннан алты ел элек ачылып, район халкына игелекле хезмәт күрсәтеп килә.

"Магнит" янәшәсендәге әлеге кибетне (Ленин урамы, 69нчы йорт) сатып алучылар тиз арада үз итте. Күптән түгел шәхси эшмәкәр Фәридә Мошкина Балтач үзәгендә, элеккеге милли банк бинасында, "Балалар кибете"нең икенчесен дә ачты.
Әмма күпләр аны башка кибет белән бутый. Кибет ачылуга әле берничә ай чамасы гына булуга карамастан, ул үз сатып алучыларын тапты дияргә кирәк.
Ә сез әле бу хакта белмисезме? Кичекмәстән, "Балалар кибете"нә рәхим итегез. Биредә сатып алучылар өчен барлык уңайлыклар да булдырылган. Кибет аерым бүлекләрдән тора. Анда аяк һәм өс киемнәре, яңа туган сабыйлар өчен кирәк-яраклар, киемнәр, киң ассортиментта уенчыклар, шулай ук укучы балалар өчен уку кирәк-яраклары да бар.
Ни өчен нәкъ менә шәхси эшмәкәр Фәридә Мошкинаның "Балалар кибетләре"?
1. Кибетләрнең бистә үзәгендә урнашуы;
2. Киемнәр, уенчыклар, уку кирәк-яракларының киң ассортиментта, төрле бәядә булуы;
3. Товарларның сезонга карап сатылуы;
4. Товарларның югары сыйфатлы булуы;
5. Чагыштырмача арзан бәя.
Кыскасы, сыйфат, ышаныч һәм уңайлылык бер урында - барысы сезнең уңайлылык өчен!
Яңа ел алды булганлыктан, "Балалар кибете" киң ассортиментта балалар өчен яңа елга бәйрәм күлмәкләре, баетылган ассортиментта бүләккә уенчыклар тәкъдим итә. Яңа ел каникулларын күңелле һәм истә калырлык итеп үткәрү өчен биредә чаналар, салазкалар, ә иң мөһиме - тюбинг "Ватрушка"лар да юнәлтә аласыз.

Адрес: Балтач бистәсе, Ленин урамы, 51, 69нчы йортлар. Белешмәләр өчен телефон: +7 (8917) 390-87-08

Эш сәгатьләре:
дүшәмбедән җомгага кадәр 8.00-18.00,
шимбә 8.00-16.00,
якшәмбе көнне 9.00-16.00 сәгатьләргә кадәр төшке ялсыз һәм бәйрәмнәрсез көндәлек эшли.
Кайсы көндә килсәгез дә, елмаеп каршы алырлар. "Балалар кибете"нең ишекләре һәркем өчен ачык. Рәхим итегез!
Сезнең игътибарга Фәридә Мошкинаның Ленин урамы 51нче йорт адресы буенча урнашкан "Балалар кибетенә" фотокүзәтү тәкъдим итәбез:

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев