Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
реклама1

Килегез, күрегез, «KISS» матурлык салоны ачылды

09 декабря 2016, 12:30

834

0

0

Балтачта «KISS» матурлык салоны ачылды

8 декабрь көнне бистәбезнең Нариман урамы 18 йорт адресы буенча «KISS» матурлык салоны ачылды. Үзенә ераклардан ук чакырып торучы салонның эче дә бик зәвыклы итеп эшләнгән, ул һәрбер клиентның күңеленә үтеп кереп, янәдән үзенә дәшеп торырлык. Районыбызда мондый төр хезмәт күрсәтүчеләр көннән-көн артса да, Гөлназ һәм Азат Каюмовлар ачкан салонның аермалы яклары бик күп. Мәсәлән, 31 декабрьгә кадәр һәрбер төр хезмәткә дә ташламалар, акцияләр һәм бүләкләр каралган.

«KISS»ка килеп керү белән сине администратор каршы ала. Моңарчы Балтачыбызда мондый күренеш белән очрашырга туры килмәде. Әлеге алым аша Гөлназ һәм Азат Каюмовлар балтачлыларга тагын да якынрак килеп эшләргә тели. Чөнки осталар клиентлар белән эшләгән моментта кеше килеп көтеп тормый, ә администратор аша кирәкле мәгълүматларын белешә тора.

Биредә зурлар һәм балалар өчен чәч кистерү, аларны тәрбияләү, чәч коелганнан төрле чаралар күрү, тамырларын ныгыту кебек хезмәтләр тәкъдим ителә. Төрле макияжлар да ясатып була «KISS»та, аларның бәяләре авырлыгына карап билгеләнгән. Чәчләргә ботокс ясау хезмәте соңрак эшли башласа, полировка + кератиновое восстановлениене инде бүгеннән үк эшләтеп була һәм нибары 1000 сумга. Керфекләргә ботокс ясау программасы 1600 сум тора, шулай ук әлеге хезмәттән файдаланучыларга бүләккә - аяклар өчен парафинлы ванна каралган. Әлеге хезмәтнең үз бәясе 600 сум. Гүзәл затларның бик яратып куллана торган хезмәтләре, ул - битләрне чистарттыру. Бу очракта механик ысул белән һәм атравматик юл белән эшләү каралган. Механик ысул белән эшләгәндә 1000 сум урынына 600 сум түләү генә каралган, ә атравматик юл белән битне чистарттыру 850 сум урынына 650 сумга гына булачак. Битләр өчен SPA процедура, ягъни классик массаж белән альгинад маска ясатып була. Әлегә бу төр хезмәт ташлама белән 500 сум, ә тулы бәясе 800 сумны тәшкил итә.

Ябыктыру программасы эшли, әлегә бу хезмәтне 1000 сум урынына 600 сумга кулланып була. Бу программаның сере шунда - 20 минут миостимуляция ясау, спортзалда 2 сәгать шөгыльләнүгә тиң. Шулай ук соңрак кавитация хезмәте дә тәкъдим ителә башлаячак. Ул да ябыгырга теләгән кешеләр өчен менә дигән мөмкинлек. Шугаринг, ягъни култык асты, тезгә кадәр аяк, бикини (глубокий) зоналарына депиляция ясату комплекслы рәвештә ясаткада 1000 сумга гына эшләнә, ә аерым-аерым ясатканда бәя кыйммәтрәк. Маникюр ясатырга теләүчеләр өчен бәяләр 500 сумнан башлана, аңа бүләк итеп бер тырнакка дизайн һәм кулларга массаж ясау каралган. Тырнакларны үстерү (наращивание) - 800 сум, рәсемнәр ясаганда + 50 сум өстәлә. Френч ясату 900 сум.

Тиздән халыкка тәкъдим ителәчәк хезмәтләр арасында тешләрне агарту, моменталь кызыну (моментальный загар) да булачак.

Хөрмәтле райондашлар, «KISS» матурлык салоны сезне дүшәмбедән алып җомгага кадәр иртәнге 8.00дән кичке 18.00 сәгатькә, шимбә - 08.00дән 15.00гә, ә якшәмбе көнне 09.00дән 13.00гә кадәр көтеп кала. Һәрбер клиентка якын килеп эшләргә теләү сәбәпле алдан язылу каралган, шулай ук язылмыйча килүчеләр дә кабул ителә. Клиентлар өчен биредә чәй-кофе тәкъдим ителә, телевизор карау мөмкинлеге дә бар.
Ташламалы көннәр дә аз түгел һәм алар категорияләргә бүленгән. Ягъни, гыйнвар аеннан һәр дүшәмбе 10.00 һәм 12.00 сәгатьләрдә «Бәхетле сәгать» булганлыктан, 5 % ташлама каралган, сишәмбе көнне һәрбер пенсионер 150 сумга чәч кистерү мөмкинлегеннән файдалана ала, чәршәмбе - мәктәп укучылары, ә шимбә көнне студентлар һәрбер төр хезмәттән шулай ук 10 % ташлама белән файдалана ала. Якыннарыгызга бүләк ясарга теләсәгез дә биредә менә дигән мөмкинлек - сертификатлар бар. 1000нән башлап, үзегез теләгән суммага эшләнгән сертификатлар һәрбер бәйрәмгә иң шәп бүләк булачак.

Биредә яңалыклар һәм яңа алымнар һәрчак булып тора, шуңа да алар белән сез «KISS» матурлык салонының контакттагы махсус төркеменнән: http://vk.com/cosmetolog_baltasi_arsk, инстаграмдагы шәхси битләре - gulnazkaumova аша танышып тора аласыз. Алдан язылу өчен телефон номеры: 89274652066.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев