Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
реклама1

"Tatflower" чәчәкләре – тормышыбызның яме

01 марта 2016, 11:14

1215

0

0

Хәзер районыбызда яшәүчеләрнең күбесе нинди дә булса бәйрәмгә фәкать чәчәк бәйләмнәре белән барырга тырыша. Алар илһамландыра да, тормышны гүзәлләндереп тә күрсәтә бит. Чәчкәләр алу ниятеннән "Tatflower" чәчәк кибетенә керсәң, күзләр...

Ә бу эштә сиңа ярдәм итәргә атлыгып торучы сатучы һәм киң ассортимент та булса, чәчәк букеты ясату бик җиңел эшкә әверелә. Шушыларны истә тотып та, мин гел «Радик» сәүдә үзәгендә урнашкан "Tatflower" чәчәк сату ноктасына мөрәҗәгать итәм. Чөнки сатучы кызлар чәчәкләрдән күз явын алырлык композицияләр эшләп кенә калмыйча, аларны саклау буенча төрле киңәшләрен дә бирәләр, шулай ук букетлар ясатырга алдан ук заказ да биреп була. Кибетнең эшчәнлеге белән социаль челтәрдәге битләре дә таныштырып үтә: "Цветы от производителя по низким ценам", ә кызыксындырган сорауларыгызны 89196959616 телефон номеры аша шалтыратып белә аласыз.

8 март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә дә санаулы гына көннәр калып бара. Бу көн гүзәл затларыбызны куандырып, чәчәк бәйләмнәре бүләк итү көне дә булып тора. "Tatflower" чәчәк сату ноктасы әлеге бәйрәм уңаеннан үзләренә чакырып кала. Аларда бары тик үзләрендә үстерелгән генә чәчәкләр сатыла һәм алар арасында лаләләр дә бар. Районыбыздагы башка чәчәк сату нокталары белән чагыштырганда, "Tatflower»да бәяләр дә чагыштырмача арзан.

Балтачыбызның нәкъ үзәгендә урнашкан әлеге кибет Шода авылыннан бертуган Сәйдәш һәм Сәяр Шакирҗановларныкы. Алар шушындый гүзәллеккә мөкиббән киткән иң тәҗрибәле эшкуарларыбыз булып саналалар районыбызда. Кибетләре ялларсыз, иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр эшли.

Шунысы кызык: кайчак сатып алучылар матур чәчәкләргә карап сокланыр өчен генә дә кибеткә керә икән. Аннары: "Матур чәчәкләргә карап торгач, күңелләр җылынып киткәндәй булды әле", - дип, рәхмәтләрен әйтеп чыгып китәләр.

Шакирҗановлар замана белән бергә атлаучы, алга карап, яңа алымнарга таянып эш итүче эшкуарлар. Кибетләрендә төрледән-төрле гөлләрдән алып, чәчәкләргә кадәр табып була. Шунда ук гөлләрне тәрбияләү өчен төрле кушылмалар, гөл чүлмәкләре, открыткалар, йомшак уенчыклар һәм башкалар да бар. Гомумән, монда бер керсәң, әйбер алмыйча чыгып китә торган түгел. Килегез, керегез, күрегез.

(реклама хокукларында)

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев