Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
реклама1

Дәүләтшиннар гаилә фермасы ит һәм ит ризыклары тәкъдим итә

29 февраля 2016, 12:23

1138

0

0

Үз районыбызда җитештерелгән тай итеннән казылыклар, колбасалар, тана һәм бозау, сарык, куян итләре, үрдәк һәм башка хәләл җитештерелгән итләрдән пилмәннәрдән авыз итәсегез килсә, безнеӊ ит кибетенә рәхим итегез.

Хөрмәтле сатып алучым, безнең ассортимент тагын да киңәйде, килегез, күрегез. Хәләл иттән эшләнгән пилмәннәр, тавык һәм үрдәк түшкәләре, беткәннән-беткәнгә генә китерелеп тора торган һәрчак яңа җитештерелгән тай, бозау, тана, сарык итләре, алардан фаршлар (теләгегез булса Сез сайлаган калҗадан фарш эшләп бирәбез) бар.
Шулай ук тай итеннән колбаса, казылык, сарык Һәм тавык итеннән шашлыклар, пешереп ысланган ат ите, үрдәк түшкәләре тәкъдим итәбез. Барысы да үзебезнеӊ гаилә фермасында үрчетелгән, хәләл итеп эшкәртелгән. Бездә Яр Чаллыда, Шыгырданда җитештерелгән ит ризыкларын, тавык түшкәләрен, хәләл колбасалар һ.б. табарсыз.
Әле боларына өстәп, бик кулай бәядән, үзебезнең хуҗалыкта җитештерелгән тавык йомыркасы, бәрәңге, эретелгән ат мае тәкъдим итәбез. Безгә килсәгез, кәбестәсен дә, кыяр-помидорын да, алмасын да, бананын да юнәтерсез. Тагын бер яңалык - Сезнең өчен балыклар да алып кайта башладык. Сезгә уңайлы булсын өчен кибетебездә чәй тәм-томноары, ярмалар, консервалар, маринадланган һәм тозланган яшелчәләр, сыек майлар, майонезлар һәм башка көндәлек кирәк була торган продуктлар булдырдык.
Кыскасы, безгә килеп, Сез яңа җитештерелгән хәләл ит ризыклары һәм ашамлыклар юнәтерсез, өстәвенә вакытыгызны да янга калдырырсыз.
Бәяләр дә кулай, килегез, үкенмәссез. Кибет иртәнге 8дән кичке 7гә кадәр, төшке ялсыз эшли. Безнең адрес: Балтач бистәсе, Ленин урамы, 43нче йорт («Чәй йорты» белән янәшә).
Табыннарыгызда үзебездә һәрчак яңа җитештерелгән хәләл ит һәм ит ризыклары, балык, яшелчәләр булсын дисәгез, безнең кибеткә рәхим итегез!!!
Хөрмәтле сатып алучым, Сезнең мәнфәгатьне кайгыртып, кибетебез янәшәсендә "Резеда" кафесын булдырдык. Биредә Сез, һәрчак яңа гына әзерләнгән шаурма, пицца, роллы һәм грильдә кыздырылган тавыктан авыз итеп тамак ялгап чыга аласыз. Рәхим итегез! Безнең кафе иртәнге 8дән кичке 10га кадәр эшли.
Дуслар, безнең быел кечкенә генә юбилей - безгә 1 яшь, һәм шушы араларда гына кафебыз да эшли башлады. Шул уңайдан кафебызда әзерләнгән грильдә кыздырылган тавык уйнатабыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев