Хезмәт

Бездә яңа конкурс - "Сабантуй мизгелләре"

Начало конкурса: 17 июнь 2019 - 11:16
448
0
0

Июнь - Сабантуйлар ае. Уйлаштык та, шул уңайдан, сайтыбызда фотоконкурс үткәрергә булдык: “Сабантуй мизгелләре”.

Исеменнән аңлашылганча, бу бәйгегә Сабантуйда төшкән кызыклы фотолар, Сабантуйның онытылмас мизгелләре, шул көннәрдә гаилә, балалар, дуслар, хезмәттәшләр белән табигать кочагында төшкән фотосурәтләрне җибәрә аласыз. Бер генә таләп: алар башкалар өчен дә күңелле, үзенчәлекле булсын. Ә җиңүчегә шәхси эшмәкәрдән искитмәле бүләк: менә шушындый күз явын алырлык, сәнгать әсәренә тиң итеп эшләнгән мангал. Кирәкле, шәп бүләк, шулай бит! Мондый бүләк өчен көрәшергә дә, фотога төшәргә дә буладыр...
Бәйгенең дәвамлы булуы фотолар күләменә бәйле булачак, шуңа күрә бу хакта соңрак өстәмә хәбәрләр бирербез. Ә хәзергә башладык. Фотоларның быелгы Сабантуйдан гына булуы мәҗбүри түгел, гаилә архивыннан юллый торсагыз да була.

Реклама
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: