Хезмәт

Әнидән дә бөек кем бар? – беркем дә юк!

Начало конкурса: 9 ноябрь 2020 - 11:12
1036
0
0

Бик тиздән салкын көзләргә ямьлелек, җылылык кертеп җибәрүче бәйрәм – Әниләр көне җитә. Белми калма, бездә яңа бәйге!

Әни бит ул тормышыбыздагы иң газиз, иң кадерле, күңелебезгә иң якын кеше. Туган йортыбызның җылысын саклап, үзләренең тәмледән-тәмле ризыклары белән безне сөендереп, авыр чакта ягымлы бер сүзе белән күздәге яшьләрне сөртеп алучы да. Шушы олуг бәйрәм уңаеннан "Хезмәт" газетасы сайт укучылары арасында конкурс игълан итә.

Аның шарты бик гади: әниегезгә багышлап шигырь язарга һәм аны бирегә кереп куярга кирәк.

Моның өчен "Предложить нового участника" төймәсенә чиртергә, үзегез турында мәгълүматны һәм бәйгегә шигырегезне язып калдырырга кирәк. Сайт мөхәррире сезнең эшне карап чыга, таләпләргә туры килә икән, сайтка чыгара. Юк икән Сезнең белән элемтәгә керә, шуның өчен телефон номерын дөрес итеп язуыгыз сорала. Бәйгегә бары тик әлеге эшләр генә кабул ителә.

Конкурсның беренче этабы, ягъни шигырьләр кабул итү 2020нче елның 9 ноябреннән алып 20 ноябрьгә кадәр үткәреләчәк.

Ә инде икенче этапта, 2020нче елның 20- 27 ноябрьгә кадәр тавыш бирү үткәреләчәк.

Җиңүченең исемен 2020нче елның 29 ноябре көнне хәбәр итәчәкбез. Һәрберегезгә иҗади уңышлар теләп калабыз.

Фото: pixabay.com/ru

Реклама
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: