Хезмәт

№4. Гөлнур Мөхетдинова

Участник добавлен: 18.11.20 08:42
634
9
0

Газиз әнием - Шәрипова Гөлниса Шәйдулла кызы Бөрбаш Сәрдегәне авылында әтиебез Илнур, сеңлем Фәйрүзә, энем Ислам белән гомер кичерә. Күп еллар дәвамында Бөрбаш Сәрдегәне башлангыч мәктәп-балалар бакчасы комплексын җитәкли. Әниемә булган рәхмәт сүзләрем - шигъри юлларымда чагыла.

Җырлый-җырлый әни керләр элә…

Җырлый-җырлый әни керләр элә,
Агач рәшәткәләр буена.
Әйт, газизем, авыр чакларыңда
Күңелкәең кемгә сыена?

Берсен элә, аннан икенчесен,
Хуш ис белән аңкый һәрберсе.
Әни кулы аша үткәннәрен
Килә минем һәрчак киясе.

Җырлый-җырлый керләр элә әни,
Туктап хозурлана җиһанга.
Кыз чагының яшел сукмаларын
Күзлидер ул, еллар узса да.

Һәр килгән көз алтын чәчләреңдә
Чал бөртекләр санын арттырыр...
Син көйләгән җырлар йөрәгемдә
Шәфкать уты һәрчак кабызыр.

Җырлап эл син, әни, керләреңне,
Җан җылыңны кушып, ихластан!
Балачакка кайтып, кочагыңа
Сарыласы иде кабаттан!

Рәхмәт әйтәм
Яз кояшы җылылыгын биргән,
Күңелең көр, ихлас сүзләрең.
Ал таңнардан нурлар җыйгансыңдыр
Ямь балкыта зәңгәр күзләрең.

Күкләр аязлыгын алгансың син,
Төпле, төгәл әйткән фикерең.
Тынгы белмәс моңлы сандугачым,
Тулып торсын һәрчак бәхетең.

Әни, бәгърем, синең исәнлектә
Безнең шатлык, безнең тынычлык.
Гомереңдә еллар бик күп булсын,
Һәрберсесен җырлап узарлык.

Аллаһ насыйп итсен парлы тормыш,
Әтиемә бик зур терәк син.
Хәсрәт килгәндә дә сыгылмадың,
Рух ныклыгың белән үрнәк син.

Хисләр тулы ачык йөрәгеңә
Рәхмәт әйтәм җиргә тезләнеп.
Безгә биргән наз һәм яратуың
Кайтсын сиңа кире әйләнеп.

Хөрмәтле "Хезмәт" газетасы редакциясе! Газиз әниләребезне әлеге күркәм бәйрәм белән котлау өчен шушындый матур мөмкинлек тудырганыгыз өчен рәхмәт җиткерәм!

Голосовать
Поделиться:
Реклама
Комментарии (9)
Осталось символов:
  • 21 ноябрь 2020 - 07:47
    Без имени
    Сезнең өчен тавыш бирәм
  • 20 ноябрь 2020 - 21:57
    Без имени
    Голнур бик матур язганын рэхмэт
  • 20 ноябрь 2020 - 21:55
    Без имени
    👍👍👍
  • 20 ноябрь 2020 - 12:00
    Без имени
    Чын йорэктэн чыккан матур сузлэр! Голнисаны сабырлыгы, кин кунеллеге очен хормэт итэбез, ана сокланабыз.
  • 20 ноябрь 2020 - 11:52
    Без имени
    Урнэк гаилэ, урнэк эни.
  • 20 ноябрь 2020 - 11:36
    Без имени
    Классташларымның талантлы кызы, уңышлар сиңа!!!
  • 19 ноябрь 2020 - 18:23
    Без имени
    Мы за вас голосуем!!!
  • 19 ноябрь 2020 - 18:11
    Без имени
    Бэйрэм белэн!
  • 19 ноябрь 2020 - 18:02
    Без имени
    Глниса чыннан да зур мактауга лаек. Э язган шигырьлэр и кит эле рэхмэт Голнур. 👍