Хезмәт

№3. Ильмира Кузьмина

Участник добавлен: 14.11.20 20:50
423
2
0

Сез булганга тормыш рәхәт

«Әни» дигән матур сүзне
Бала тапкан, аны баккан
Ана кеше татый.

Сезгә булган кайнар сүзләр,
Алсу таңдай нурлы йөзләр -
Бүген сезне бар да мактый.

Балаң сиңа «Әнкәй» дисә,
Күз карашы белән сөйсә
Күңелләргә була рәхәт.

Күзләреңә генә карап,
Җылы сүзләр белән назлап
Йөрәкләргә бирә сихәт.

Сезнең өчен олы бәйрәм,
Чәчәкләрдәй бәйләм-бәйләм
Без әйтәбез сезгә рәхмәт!

Сез яшисез безнең өчен,
Сез бирәсез яшәү көче,
Сез булганга тормыш рәхәт!

* * *

Зинһар өчен, әни, син моңланма,
Күз яшьләрең түкмә, кирәкми.
«Гомер узды» дип авыр сулама.
Узган гомер сиңа терәк бит.

Истәлекләр белән яши күңелең.
Яшьлек чагың сиңа кайтаваз.
Онытырга аны мөмкин түгелен
Исләреңә төшерә килгән яз.

Үткәннәрне назлап син сагынасың...
Ходай биргән олы сабырлык.
Һәр яшәгән көнең булсын тагын
Йөрәгеңә кереп калырлык.

Голосовать
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 20 ноябрь 2020 - 04:32
    Без имени
    Ильмира ,сиңа тавышымны бирэм ! Язилэ апага багышланган шигыоьлэрен бик өчтэлекле һэм урынлы .!
  • 19 ноябрь 2020 - 23:10
    Без имени
    Так держать!