2 июль көнне Рәйсә Мифтах кызы Шәяхмәтованың гомер бәйрәме – туган көне.

Хөрмәтле Рәйсә Мифтаховна! Сезне 70 яшьлек юбилеегыз белән Кече Лызи балалар бакчасы коллективы тәбрик итә.
Шушы 70 елның 40 елын Сез кешеләргә хезмәт күрсәттегез, шуның 25 елын Кече Лызи балалар бакчасында киләчәк буынны тәрбияләүгә багышладыгыз. Сезнең хезмәтегезне бүгенге көндә дә хәтерлиләр һәм яратып искә алалар. Бөтен җаныгызны һәм тәнегезне биреп башкарган хезмәтегездән без дә үрнәк алып эшлибез һәм яшибез. Сез бөтен кешеләргә булган яхшы мөнәсәбәтегезне күрсәттегез, тырыш, намуслы, үрнәк җитәкче булып күңелләрне яулый алдыгыз. Шулай ук, Сезнең күпсанлы мактаулы исемнәрегез дә шуңа дәлил булып тора.
Киләчәктә дә башкарган хезмәтегезнең җимешләрен татып, кызыгыз Резеда, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз белән тату гаиләдә яшәргә насыйп булсын.
Хөрмәтле Рәйсә Мифтаховна! Нинди генә мактау сүзләре әйтсәк тә Сезнең өчен ул аз булыр сыман тоела.
Күпме булса җирдә изге теләк –
Без телибез Сезгә барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын,
Туган көннең һәрбер таңында.
Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар,
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен Сезгә
Сәламәтлек, бары шатлыклар!
Шатлык тулы якты көннәр
Сезгә гел юлдаш булсын.
Бүгенге матур мизгелләр
Гел кабатланып торсын!
Күңелең – гел игелектә,
Сокланып һич туймыйбыз,
Юбилей-бәйрәмегез белән
Чын күңелдән котлыйбыз!
Олы юбилеегыз белән котлап, Кече Лызи балалар бакчасы коллективы.
-
2 июль 2020 - 12:57Без имениРэйсэ кодагый! Гомер бэйрэмен котлы, мобэрэк булсын! Ныклы сэламэтлек, хэерле бэрэкэтле гомер, кызыннын, оныкларыннын, оныкчыклврыннын кадер-хормэтендэ яшэргэ насыйп булсын, ярабби!
-
26 гыйнвар 2021 - 17:21Айрат Хөсәеновтан каз каклау серләре Балтач районының Бөрбаш Сәрдегәне авылында яшәүче Айрат Хөсәеновның Инстаграм битендәге каклаган казлары күпләрне кызыктыргандыр5602
-
26 гыйнвар 2021 - 16:11Ана теленә хөрмәт бакчадан башлана Татар телен саклап калу һәм үстерү юнәлешендә районыбызның балалар бакчаларында максатчан эшләр бара.10402
-
26 гыйнвар 2021 - 14:46Быел кече бизнесны исәпкә алу бөтен ил буенча узачак Район статистика бүлеге 1 апрельгә кадәр кече бизнес вәкилләреннән электрон рәвештә анкета тутыруларын сорый.6301
-
26 гыйнвар 2021 - 13:24Ана теленә хөрмәт бакчадан башлана
-
23 гыйнвар 2021 - 12:18Балтачта район башлыгы призына көрәш ярышларында 20 команда катнаша
-
29 декабрь 2020 - 11:16Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирыннан җиңү белән кайтты
-
25 гыйнвар 2021 - 08:40Газетаның 2нче санында (22 гыйнвар, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар16700
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар59600
-
24 гыйнвар 2021 - 14:30Кичә Балтач бистәсендә авыр хәл булды, Һадиевлар гаиләсенә коточкыч афәт килде (фотолар белән) Ике кечкенә бала белән урамда калдылар...127201
-
25 гыйнвар 2021 - 14:46Районда табиб булып эшләүче төрек егете Сәидәхмәд Гаипназаров: «Казанга китү теләге юк, Балтачта рәхәт» Балтач районында бик күп милләт вәкилләре яши, хәтта төрек егете табиб Сәидәхмәд Гаипназаров та Балтачны сайлаган. Ординатура үткәндә Казанда калу мөмкинлеге дә була, 7 нче шәһәр хастаханәсендә үз кешегә әйләнеп өлгерә. Тик…99703
-
24 гыйнвар 2021 - 09:41Туйдырдылар инде, аңламыйм... Хөрмәтле, “Хезмәт”! Язып чыгыгыз әле, зинһар, бәлки туктарлар.»85501
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика