Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

30 нчы декабрь көнне РӘЙСӘ ИЛГИЗ кызы ШАКИРҖАНОВАның 55 яшьлек юбилее

29 декабря 2017, 10:20

984

0

0

30 нчы декабрь көнне РӘЙСӘ ИЛГИЗ кызы ШАКИРҖАНОВАның 55 яшьлек юбилее

Хөрмәтле хезмәттәшебез, Сезне гомер бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Безнең өчен Сез һәр яктан үрнәк булдыгыз. Балаларны һәрвакыт аңлаучы укытучы, һәр кешегә төпле киңәшләре белән ярдәмгә ашыгучы остаз, нечкә күңелле шагыйрә, бер үк вакытта иҗади да, тыйнак та, сабыр да, олы йөрәкле дә була белдегез. Коллективка кешелеклелек орлыкларын бүләк иткәнегез өчен зур рәхмәт Сезгә.

 

Күпме булса җирдә изге теләк —

Без телибез Сезгә барын да.

Ап-ак карлар кебек бәхет яусын

Туган көннең һәрбер таңында.

 

Сезнең кылган яхшылыклар

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Туар таңнар алып килсен

Сезгә Сәламәтлек, бары шатлыклар!

 

Иң изге теләкләр белән Балтач гимназиясе коллективы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев