Хезмәт

9 август көнне Карадуган балалар бакчасында эшләүче хезмәттәшебез Нурия Рөстәм кызы Сибәгатуллинаның күркәм, зур бәйрәме - 55 яшьлек юбилее.

Нурия, 9 август 2020 - 08:30
486
0
2

9 август көнне  Карадуган балалар бакчасында эшләүче хезмәттәшебез Нурия Рөстәм кызы Сибәгатуллинаның күркәм, зур бәйрәме - 55 яшьлек юбилее.

Сезне туган көнегез белән котлыйбыз
Бәйрәмегез матур көннәр, изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Бүгенге шат, сәламәт, бәхетле елмаюыгыз Сезне беркайчан да ташламасын. Һәрчак үз һөнәрен яхшы белгән хезмәт өлгесе булып озын - озак еллар яшәвегезне телибез. Сәламәтлек, җан-тән тынычлыгы һәм бәхетләр ихлас күңелдән.Сез тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә килергә әзер торучы олы йөрәкле кеше булып үзегезне таныттыгыз. Бүген Сез матур гаилә башлыгы, яраткан балаларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның үрнәк өлгесе булып яшисез. 
Гомерең хәзинәсенә
Өстәлде тагын бер ел,
Моңайма еллар үтә дип,
Елмай син — бәхетле бул!
Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын күңелең,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең!
Гамьле еллар, ямьле көннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр!
Ин изге телэклэр белэн Карадуган балалар бакчасы коллективы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: