Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Арбор авылында яшәүче кадерле туганыбыз ХӘМИТ СӘЕТ улы БАЯЗИТОВның 12 июльдә 60 яшьлек күркәм юбилее.

12 июля 2020, 07:47

989

0

2

Арбор авылында яшәүче кадерле туганыбыз ХӘМИТ СӘЕТ улы БАЯЗИТОВның 12 июльдә 60 яшьлек күркәм юбилее.

Кадерлебез! Сине ихластан гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Син безнең өчен һәрвакыт ныклы терәк һәм үрнәк. Безне кайгыртып һәм ярдәм кулы сузып яшәвең өчен мең рәхмәт.
Алдагы көннәреңдә һәр туар таң күңел көрлеге, тән сихәтлеге, бәхет-шатлыклар, куанычлы хәбәрләр генә алып килсен. Тормыш иптәшең Разия белән муллыкта, балаларыгызның игелеген күреп, уңышларына сөенеп, бәхетле гомер кичерүегезне телибез.
Гади, сабыр, олы җанлы да син,
Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.

Иң изге теләкләр белән әниебез, апаң һәм сеңлең гаиләләре.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев