Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Балтач бистәсендә гомер кичерүче кадерлеләребез — әниебез Элиза Ислам кызы һәм әтиебез Марат Мәннан улының бергә гомер итүләренә 24 августта, ягъни бүген 50 ел булды

24 августа 2023, 10:00

468

0

3

Безгә гомер биргән, безнең өчен янып-көеп яшәгән газиз әти-әниебезне Алтын туйлары белән чын йөрәктән тәбрик итәбез, тормыш дигән олы юлдан гел дә шулай пар канатлар кебек атлауларын теләп калабыз.

Әниебез Балтач районының мәдәниятен-сәнгатен үстерүгә, талантлы балаларны барлауга озак еллар лаеклы өлеш керткән шәхес — район сәнгать мәктәбен җитәкләгән кеше. Үзбәкстан якларында туып-үскән кыз ул. Ташкент дәүләт консерваториясен тәмамлаган кызны Казанга эшкә юллыйлар. Биредә ул әтиебез белән таныша. Әтиебез Балтачның үз кешесе, биредә туган, биредә үскән. Гаилә җылысы белән ике кыз үстерделәр, олы кызлары Эльвира әнисе юлыннан китте, район сәнгать мәктәбендә эшли, уллары Артур Арча поликлиникасында колак-тамак табибы. Кече кызлары Элеонора ике бала үстерә — Никита IT колледжны тәмамлый, Диана нәфис гимнастика белән шөгыльләнә, спорт мастерлыгына кандидат. Кызларының икесе дә тормышта.

Сөекле әтиебез белән әниебез! Рәхмәт сезгә барысы өчен дә! Аллаһы Тәгалә сезне тигезлектән аермасын, гомер юлларыгызны бәрәкәтле итсен, мул, тыныч тормышларда шатлык-куаныч белән озын гомерле булып яшәүләр насыйп булсын! Исән-сау булыгыз, саулык-сәламәтлек мәңге ташламасын сезне!

Сезнең белән чиксез горурланып, сезне чиксез яратып,  Гарифуллиннар Наил-Эльвира, Артур, Ситько Алексей-Элеонора, Никита, Диана.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев