Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бүген кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез ЭНҖЕ ДАМИР кызы ДӘҮЛӘТШИНАның 55 яшьлек юбилее.

20 августа 2022, 08:00

1685

0

2

Бүген кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез ЭНҖЕ ДАМИР кызы ДӘҮЛӘТШИНАның 55 яшьлек юбилее.

Балтач бистәсендә яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез ЭНҖЕ ДАМИР кызы ДӘҮЛӘТШИНАның бүген 55 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез! Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-сөенечле, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, әтиебез белән тигез, озын гомер, балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Киләчәктә дә бергә-бергә матур итеп яшәргә Ходай насыйп итсен. Әтиебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызны табарга ярдәм иткәнегез өчен зур рәхмәт сезгә! Әтиебез белән тигезлектә гел шулай елмаеп, безне сөендереп яшәгез.

Рәхмәт әни, мең-мең рәхмәт,

Бар нәрсәгә булдың түземле.

Сәламәт бул, кайгы күрмә,

Ходай олыласын үзеңне.

Сабыр, гади, кешелекле,

Кылганнарың бары изгелек.

Борчуларың калсын үткәннәрдә

Бәхетең булсын гомерлек.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Илгиз, балаларың Илназ-Сания, Алсу-Илгиз, оныкларың Илсаф, Мәрьям һәм кода-кодагыйларың.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев