Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Балтач бистәсендә яшәүче ЗАКИР МӨБАРӘК улы КАМАЛОВның бүген 70 яшьлек күркәм юбилее!

01 августа 2023, 08:16

435

0

0

Балтач бистәсендә яшәүче ЗАКИР МӨБАРӘК улы КАМАЛОВның бүген 70 яшьлек күркәм юбилее!

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабаебыз ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз! Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да.
Сине ихлас күңелдән шушы матур юбилеең белән котлап, иң изге, иң ихлас теләкләребезне юллап калабыз! Без синең һәрвакыт көр күңелле, сәламәт булуыңны телибез. Синең шаяруың барлык борчуларны тарата, мәрхәмәтле йөрәгең hәр кешегә ярдәм кулын сузырга ашыга. Йортыбыздагы җылылык hәм нур мәңге сүнмәсен. Күңелеңдә гел яшьлек hәм бәхет нуры янып торсын! Сиңа булган рәхмәтебез чиксез. Сәламәт бул, әти, һәр туар таңыңны сөенеп каршыла! Әниебез белән бергә, безнең - балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, тигезлектә хәерле, тыныч тормышта озын гомер кичерүегезне телибез!
Рәхмәт, әти, сиңа барысы өчен,
Тәрбияңә, төпле сүзеңә.
Күңел тынычлыгы юлдаш булсын,
Нур балкысын синең йөзеңдә.
Әни белән тигез яшәгез сез,
Ничек матур парлап йөргәндә!
Шулай бергә каршы алыгыз сез,
Без сагынып кайтып кергәндә.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Нәкыя, балаларың Ләйлә-Наил, Рөстәм-Диләрә,оныкларың Динә, Сәйдәш, Дәлия, Гүзәл.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев