Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Балтач бистәсендә гомер итүче, «Хезмәт»-«Азьлане»ебезнең хөрмәтле ветераны АЛЕКСАНДР МИХАЙЛОВИЧ КУНАЕВка бүген 75 яшь тула.

08 декабря 2021, 08:38

1957

0

0

Балтач бистәсендә гомер итүче, «Хезмәт»-«Азьлане»ебезнең хөрмәтле ветераны АЛЕКСАНДР МИХАЙЛОВИЧ КУНАЕВка бүген 75 яшь тула.

Кадерле ветераныбыз! Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез, ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомерләр, күңел тынычлыгы телибез.
Бар гомерегезне «Азьлане» газетасына багышладыгыз, газетаны саклап калуда, яшәтүдә, камилләштерүдә фидакарь хезмәт куйдыгыз. Удмурт халкы дөньясында, җәмәгать эшләрендә актив катнашуыгыз, Балтач районы удмуртларының «Кенеш» милли- мәдәни автономиясен оештыруыгыз һәм җитәкләвегез, мәдәни чараларда, спорт уеннарында актив катнашуыгыз һәм дә спорт дөньясын даими яктыртуыгыз, төрле темаларга язылган җанга рәхәт, төгәл, эчтәлекле мәкаләләрегез аша Сез ихтирамга лаек журналист-шәхес буларак районыбыз тарихына тирән эз салдыгыз. Алдагы көннәрегез дә бәрәкәтле узсын, шатлыкта-куанычта яшәргә язсын, тормыш иптәшегез Ольга ханым белән балаларыгыз игеленә куанып, оныкларыгызның рәхим-шәфкатенә кинәнеп, муллыкта, исәнлектә -саулыкта, тазалыкта - байлыкта, тигезлектә яшәргә насыйп булсын!
Иң изге теләкләр белән «Хезмәт» һәм «Азьлане» газетасы коллективлары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев