Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

“Балтачагрохимсервис” оешмасы җитәкчесе НАИЛ РӘҮФ улының 10 декабрь көнне 65 яшьлек юбилее.

10 декабря 2020, 08:07

1480

0

3

“Балтачагрохимсервис” оешмасы җитәкчесе НАИЛ РӘҮФ улының  10 декабрь көнне 65 яшьлек юбилее.

Хөрмәтле җитәкчебез Наил Рәүфович!

Сезне тормышыгыздагы иң зур вакыйгаларның берсе – 65 яшь тулган көнегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез!

Хезмәт юлыгызны фәкать үз тырышлыгыгыз белән матур эзгә салып, Сез тәҗрибәле, эшлекле, олы йөрәкле, югары оештыру сәләтенә ия булган эшмәкәр һәм җитәкче буларак танылдыгыз.

Озак еллар Сез “Балтачагрохимсервис” оешмасын җитәкләп, үз эшегезне тирән белүегез, башкару осталыгы белән аерылып торасыз. Оешманың көндәлек тормышын, коллективның язмышын кайгыртып, мәшакәть-борчулары турында уйланып, әйдәп яшисез.

Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип  дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаганлыгы, гомер көзләренә кергәндә җимешләр инде өлгергәнме – менә шуларны әкрен генә барлый башлыйсың. Ир кеше бу чорда алдын – артын уйлап акыл белән эш итә, җиде кат үлчәп бер кат кисә. Сезнең менә шундый матур чорыгыз! Һәрвакыт шулай киң күңелле, ярдәмчел, көләч йөзле булып калыгыз.

 Үткен зиһен, ныклы характерыгыз белән әле бик күп еллар тирә - юньдәгеләрегезне шатландырып яшәргә язсын! 

 Хөрмәтле Наил Рауфович, Сезне кабат мәртәбәле юбилеегыз белән котлыйбыз. Алдагы гомерегез бүгенгедәй күркәм үтсен, гаиләгез тигез булсын, Ходай саулыктан аермасын, күңел күтәренкелеге, җан тынычлыгы hәрчак юлдаш булсын. Бәхеткә күмелеп, шатлык-сөенечләр белән озак гомер итүегезне телибез!

Һәр көн Сезне котлап кояш чыксын.
Сезне назлап җилләр иссеннәр.
Яшәү матурлыгы, яме булып
Көн артыннан көннәр үтсеннәр.

Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Нинди генә изгелекләр эшләмәдегез,
Кешеләргә гомер буена!

Олы ихтирам hәм хөрмәт белән “Балтачагрохимсервис” оешмасы коллективы

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев