Хезмәт

Балтачта яшәүче кадерле сеңлебез Ләйлә Нурислам кызы Гайнетдинованың 9 июнь көнне 55 яшьлек юбилее.

Ләйлә, 9 июнь 2020 - 08:00
634
0
1

Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Син - hәрвакыт ярдәмчел, сабыр, олы җанлы hәм киң күңелле туганыбыз. Без сине бик хөрмәт итәбез hәм яратабыз. Сиңа хәерле озын гомер, тән сихәте, җан тынычлыгы насыйп булсын. Киләчәктә дә муллыкта, тигезлектә, балаларыңның игелеген күреп, озын-озак гомер кичерүеңне телибез.
Туган көннәр ел да кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык hәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.

 

Олы җанлы, изге йөрәк синдә,
Кояштай нур сибеп яшисең.
Жылың җитә безнең hәммәбезгә,
Иң кадерле, күркәм кеше Син!


Иң изге теләкләр белән Рубин Гайнетдинов гаиләсе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: