Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Балтачта яшәүче хезмәттәшебез ГҮЗӘЛ ИЛДАР кызы ЗАКИРОВАга 7 март көнне 50 яшь тула. 

06 марта 2020, 15:36

824

0

0

Балтачта яшәүче хезмәттәшебез ГҮЗӘЛ ИЛДАР кызы ЗАКИРОВАга 7 март көнне 50 яшь тула. 

Хөрмәтле хезмәттәшебез! Сине юбилеең- туган көнең белән котлыйбыз! Син бөтен гомереңне җир йөзендәге иң изге хезмәткә багышлаган кеше. Бу һөнәр бик катлаулы, җаваплы, сабырлык сорый торган хезмәт. Син бу хезмәтне озак еллар дәвамында җиренә җиткереп башкарасың. Сиңа гомернең иң озынын, сәламәтлекнең иң ныгын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Бәхетле мизгелләрдән генә торган бай тормыш, балалар бәхете телибез. 
Һәрвакыт көчле рухлы, ярдәмчел булып, күршеләрең, туганнарың белән сөенеп яшәргә язсын Сиңа. 
Изгелекнең нуры балкый күзләреңнән, 
Шул нурларда коена туганнарың, 
Авыру-сырхаулар да сихәт ала,  
Бигрәкләр дә нурлы карашларың! 
Фәрештәләр сабырлыгы 
Хак Тәгалә сиңа биргәндер. – 
Рәхмәтләргә күмеп яшәтимче 
Сабырлыгы өчен, дигәндер! 
Иң изге теләкләр белән ашыгыч ярдәм бүлеге хезмәткәрләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев