Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бүген газетабызның актив хәбәрчесе, районның спорт яңалыкларын түкми-чәчми райондашларыбызга җиткерүче Нурзада Гәрәй улы Сәмигуллинның күркәм гомер бәйрәме – 65 яшьлек күркәм юбилее.

03 августа 2021, 09:20

4654

0

1

Бүген газетабызның актив хәбәрчесе, районның спорт яңалыкларын түкми-чәчми райондашларыбызга җиткерүче Нурзада Гәрәй улы Сәмигуллинның күркәм гомер бәйрәме – 65 яшьлек күркәм юбилее.

Нурзада Гәрәевич! Сезне үзегезгә генә хас бәйрәмегез белән ихластан тәбрик итәбез. Сезгә бәрәкәтле гомер, ныклы сәламәтлек, куанычлы көннәр телибез. Алдагы гомер юлларыгызда тормыш иптәшегез Рузилә ханым белән тигезлектә, балалар һәм оныклар ихтирамын тоеп, аларның уңышларына сөенеп яшәргә язсын. Киләчәк көннәрегез үткәне кебек матур, мәгънәле, имин булсын. Каләмегез беркайчан да тутыкмасын, иҗат чишмәләрегез һәрчак мул аксын. Туган көнегез белән!
Алтмыш ел да үтеп киткән икән
Сез дөньяга килгәннән бирле.
Тормыш һаман хезмәт тәлап итә.
Тормыш һаман матур һәм серле.

Үрнәк итеп сөйли һәркем сезне,
Суынмасын йөрәк җылыгыз.
Җәйләр белән бергә килеп җиткән
Куанычлы туган көнегез.
Безнең теләк сезгә: 100 яшәгез,
Өзелмәсен җирдә сыегыз!

Ихлас теләкләр белән “Хезмәт”леләр.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев