Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бүген хезмәттәшебез Зәлия Фәйзрахманованың гомер бәйрәме!

28 октября 2017, 07:08

1572

0

2

Бүген хезмәттәшебез Зәлия Фәйзрахманованың гомер бәйрәме!

Алтын көзнең бер көненә үзгә бер ямь өстәп дөньяга килгән, бүгенге көндә “Хезмәт” газетасы коллективында тырыш хезмәткәр, кадерле әни, туганнарына төпле киңәшче булып, без – хезмәттәшләре өчен ачык йөзле, ярдәмчел, эчкерсез хезмәттәшебез Зәлия Мансур кызы Фәйзрахманованы гомер бәйрәме – туган көне белән котлыйбыз.

Дөньяга килгән һәр кеше тормышка үз юлын яра. Ә Зәлия яшь булса да, зирәк, ярдәменнән калдырмый, һәр нәрсәгә үз фикере бар, үзенә карата хөрмәт уята. Аның холкына максатчанлык, хезмәт сөючәнлек, киң күңеллелек кебек сыйфатлар хас. Ул хезмәтен мавыгып, бирелеп башкара. Шулай ук аның ару-талуны белми эшләвенә, үҗәтлегенә, оештыру сәләтенә, башлаган эшне азагына кадәр җиткерә белүенә игътибар итми мөмкин түгел.

28 октябрьдә хезмәттәшебезнең туган көне. Без аңа ихластан ныклы сәламәтлек, озын гомер, күтәренке кәеф, олы бәхет телибез. Күңелеңдәге иҗат чишмәң саекмасын, бәхет-шатлыкларың, күңел канатларыңа ныклык өстәүче уңышларың мул булсын.

Зәлия! Туар һәркөн ишеттерсең сиңа

Яхшы хәбәрләр генә.

Яныңда булсын һәрвакыт

Үзең кебекләр генә.

Эшкә мәхәббәтең сокландыра,

Тырыш, максатчаң үзең.

Ял итергә дә онытма,

Бер дә сулмасын йөзең.

Хезмәткәрләр күңелендә сиңа,

Бары хөрмәт, рәхмәт хисләре;

Гомереңнең зая узмаганын

Әйтеп тора матур эшләрең.

Олы ихтирам хисләре белән “Хезмәт”леләр.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X