Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бүген хөрмәтле җитәкчебез Гөлнара Фирдәвис кызының гомер бәйрәме - туган көне!

28 июля 2022, 07:47

953

1

6

Бүген хөрмәтле җитәкчебез Гөлнара Фирдәвис кызының гомер бәйрәме - туган көне!

Бүген, 28 июль көнне, табигатьнең шау чәчәккә төрелгән мизгелендә, Балтач район башкарма комитеты мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия бүлеге методисты, хөрмәтле җитәкчебез Гөлнара Фирдәвис кызының гомер бәйрәме - туган көне!

Хөрмәтле Гөлнара Фирдәвисовна! Без Сезне киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, һәрвакыт ярдәмчел, кыен чакларда терәк булырга сәләтле, тынгысыз җитәкче буларак беләбез. Тырыш һәм намуслы хезмәтегез, кешеләргә карата игътибарлы, яхшы мөнәсәбәттә булуыгыз белән хезмәткәрләрегезнең хөрмәтен яулаган шәхес Сез.

Хөрмәтле җитәкчебез! Сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, иҗади уңышлар, бары тик күңелле вакыйгалар, бәхет, бәрәкәтле тормыш телибез! Гел шулай гади һәм кешелекле, олы җанлы булып калыгыз. Якыннарыгызнын кадер-хөрмәтен тоеп, кадерле әни, яраткан дәү әни булып озак еллар яшәргә язсын. Гомер бәйрәмегез котлы булсын!  

 Олы ихтирам белән  5 нче балалар бакчасы коллективы.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    БИК зур рэхмэт!