Хезмәт

Бөрбаш авылында гомер итүче МИҢНЕГАЛИ ФӘТХЕДТИН улы ШАКИРОВның 6 гыйнварда 60 яшьлек юбилее.

Миңнегали, 6 гыйнвар 2021 - 07:47
2126
1
3

Кадерлебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихластан котлыйбыз. Әти, син әни белән безнең нигезебезнең алтын баганалары. Без – балаларыңның гына түгел, барлык туганнарның олы терәге, кинәшчесе, таянычы син. Гомер юлың якты өлге итеп алырлык. Сиңа булган рәхмәтебезне, күңелдәге теләкләрне сүзләр белән генә әйтеп бетерергә мөмкин түгел, алар – чиксез дәрья. Синең кебек сабыр, миһербанлы, тырыш, ярдәмчел, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Каршыңа төшкән тормыш авырлыкларына бирешми,  һәрчак җиңә килгәнсең. Без – балаларыңа, синең өчен җан атып, бабай дип өзелеп торган оныкларыңа, туганнарыңа сабырлык, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яши киләсең. Әти! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезнең җылысын әни белән суытмый саклап килүегез өчен зур рәхмәт. Алга таба да өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булса иде. Киләчәктә дә әниебез Гөлфара белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, без –балаларыгызның игелеген күреп , сау-сәламәт булып яшәргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен. 
Иң изге теләкләр белән әниебез Гөлфара, кода-кодагыең һәм барлык туганнар исеменнән балаларың.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 6 гыйнвар 2021 - 10:50
    Без имени
    Туган конен белэн тазалык саулык тигез Тормыш телэп назиповлар