Бөрбаш авылында яшәүче кадерле әниебез Гөлнара Гайфетдин кызы Нотфуллинаның 8 август көнне 55 яшьлек күркәм юбилее.

Әниебез, дөньяның бар яктылыгын үзеңә җыйган, шат күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле кадерле кеше син безнең өчен. Барыбыз өчен дә өзелеп торасың, һәрчак хәлләребезне белеп яшисең. Син гаҗәеп киң күңелле, олы җанлы ӘНИ.
Кадерлебез, гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлап, сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, бәхет-куанычлар белән тулы озын гомер телибез. Әрнү-сагыш белмә, һәрвакыт шулай мөлаем, олы йөрәкле, ярдәмчел бул. Изге дөньяның барлык рәхәтләрен күреп, балаларыңның, оныкларыңның ихтирамын, күңел җылысын тоеп бергә-бергә күңелле итеп яшәргә, әтиебез белән бәхетле озын гомер кичерергә Ходай насыйп итсен.
Инде без үсеп, үзебез әти-әни булгач та туган өебез һаман үзенә тарта. Чөнки анда әти белән әнием син бар. Матур итеп куанып каршы аласыз, борчылып озатасыз. Кайларда гына йөрсәк тә безнең күңелләр һәрвакыт сезнең яныгызда. Нинди генә эшкә алынсак та, без аны үзебезне генә түгел, сезне дә ким-хур итмәслек итеп башкарып чыгарга тырышабыз. Чөнки моңа безне сез өйрәттегез.
Бәйрәмеңдә иңнәреңнән кочып
Килә сине тәбрик итәсе.
Килә сиңа бәхет кенә теләп,
Матур сүзләр генә әйтәсе.
Әле һаман без дип яшисең син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, Әнкәй, синең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.
Без телибез сиңа бәхет, Әнкәй,
Һәрвакытта бул үз көчеңдә.
Сине шулай исән-имин күрү
Бәхет бит ул безнең өчен дә!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Ильяс, әбиебез Җүәһирә, балаларың, кияү-киленең, оныкларың, кода-кодагыйларың исеменнән кызың Гүзәл.
-
27 гыйнвар 2021 - 21:21Кер сабынының барлык файдасын да беләсезме? Белмәгән булсагыз, шаккатарсыз.5902
-
27 гыйнвар 2021 - 20:40Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше үлгән Бүгенгә республикада ковидтан 252 үлем очрагы теркәлгән.8301
-
27 гыйнвар 2021 - 20:11Өлкән яшьтәге хатынның ишеген ватып кергән... Күршесе 62 яшьлек пенсионер хатын йортына килеп керә, ә аннары аны кыйный һәм көчли.21101
-
26 гыйнвар 2021 - 13:24Ана теленә хөрмәт бакчадан башлана
-
23 гыйнвар 2021 - 12:18Балтачта район башлыгы призына көрәш ярышларында 20 команда катнаша
-
25 гыйнвар 2021 - 08:40Газетаның 2нче санында (22 гыйнвар, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар26200
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар66800
-
25 гыйнвар 2021 - 14:46Районда табиб булып эшләүче төрек егете Сәидәхмәд Гаипназаров: «Казанга китү теләге юк, Балтачта рәхәт» Балтач районында бик күп милләт вәкилләре яши, хәтта төрек егете табиб Сәидәхмәд Гаипназаров та Балтачны сайлаган. Ординатура үткәндә Казанда калу мөмкинлеге дә була, 7 нче шәһәр хастаханәсендә үз кешегә әйләнеп өлгерә. Тик…120304
-
26 гыйнвар 2021 - 18:46Салкында өшегән балаларның хәлләре турында билгеле булды Алексеевск районы Кыркүл авылында 4 яшьлек кыз һәм бер яшьлек малайның салкында калып өшүе, соңрак аларның республика балалар клиникасына җибәрелүләре турында хәбәр иткән идек.76902
-
25 гыйнвар 2021 - 12:11Уч төбе хəтле генə фотосурəт күпме хатирəлəрне яңартты ...Əлеге фотога 42ел икəн. Уйлар үткəннəргə таба оча... Бүгенге белəн ул еллар арасы шактый булса да,мин аны кичəге кебек хəтерлим, хəтта тактага язган акбур исен дə аермачык тоям кебек.74206
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика