Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бөрбаш авылында яшәүче кадерле әтиебез ИЛЬЯС ШӘЙДУЛЛА улы НОТФУЛЛИНга 19 ноябрь көнне 55 яшь тулды.

19 ноября 2020, 07:47

1419

0

3

Бөрбаш авылында яшәүче кадерле әтиебез ИЛЬЯС ШӘЙДУЛЛА улы НОТФУЛЛИНга 19 ноябрь көнне 55 яшь тулды.

Кадерле әтиебез, ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, бала җанлы әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Син балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, ихтирамлылык үрнәге күрсәтеп яшәдең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең. Әти, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Өебез һәрчак ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа!

Гаилә нигезе нык син булганга гына,
Рәхмәт синең төпле сүзеңә.
Безгә булган изгелегең, игътибарың
Савап булып кайтсын үзеңә!


Иң изге теләкләр белән әниең Җүәһирә, тормыш иптәшең Гөлнара, балаларың, кияү-киленең, оныкларың, кода-кодагыйларың исеменнән кызың Гүзәл.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев