Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бүген гаять тә хөрмәтле җитәкчебез РАИФ НӘКЫЙП улы ГАФИУЛЛИНның гомер бәйрәме – 50 яшьлек олуг юбилее!

22 июня 2023, 09:41

446

0

0

Бүген гаять тә хөрмәтле җитәкчебез РАИФ НӘКЫЙП улы ГАФИУЛЛИНның гомер бәйрәме – 50 яшьлек олуг юбилее!

Мөхтәрәм җитәкчебез! Сезне ямьле бәйрәмегез белән чын йөрәктән тәбрик итәбез! Сезгә гомерләрнең иң озынын, сәламәтлекнең иң ныгын, бәхет-шатлыкның иң олысын телибез!
Сез – җитәкче генә түгел, сез якын туганыбыз кебек һәрберебезгә кадерле, таяныч булырдай кеше. Хезмәт кешесен эшле-табышлы итүдә, гаиләләребезне кайгыртуда сездән күргән рәхим-шәфкатьләр әйтеп бетергесез. Барысы өчен дә зур рәхмәт Сезгә! Һәр кылган игелекле гамәлегез тормыш юлыгызны бәрәкәтле итсен, яраткан гаиләгез, тырыш, максатчан, хезмәт сөючән улларыгыз, нәкъ үзегез кебек ярдәмчел тормыш иптәшегез Регина белән гомер юлларыннан бәхет-шатлыкларга күмелеп атларга язсын! Сезгә мул-имин тормышлар, ак бәхетләр насыйп булсын! Хезмәтегезне зурласыннар, үзегезне олыласыннар!
Һәркемгә дә бирелмәгәндер ул
Сездәй матур, күркәм яшәүләр!
Бу дөньяга сезнең туу – үзе бәхет!
Насыйп булсын күкрәп яшьнәүләр!

Иң изге теләкләр белән, «Мегаом» һәм «Гранит» оешмалары хезмәткәрләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев