Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

ФЕРДИНАНД НУРГАЯН улы ХӘЙРУЛЛИНның бүген күркәм бәйрәме - 55 яшьлек юбилее

28 ноября 2023, 07:11

539

0

1

ФЕРДИНАНД НУРГАЯН улы ХӘЙРУЛЛИНның бүген күркәм бәйрәме - 55 яшьлек юбилее

Алтын көздән ап-ак кышка күчкән кабатланмас матур чорда, бүген җитәкчебез Фердинанд Нургаян улы Хәйруллин үзенең күркәм бәйрәмен, 55 яшьлек юбилеен каршы ала.

Гомер юлын изге гамәлләр, тырыш хезмәтләр белән бизәүче, «Кызыл юл» хуҗалыгын эзлекле үсеш юлына бастырган, икътисади яктан ныклыгын тәэмин иткән җитәкчебез Фердинанд Нургаян улы хуҗалык эшчәнлеген генә алга җибәреп калмыйча, авылны үстерүгә дә үзеннән зур өлеш кертә. Ныклы характерлы, әйткән сүзендә һәрвакыт торучы, коллективны бер йодрык итеп тотучы җитәкчебез тырышлыгы белән бүгенге көндә хуҗалыгыбыз районда алдынгы урыннарны биләп тора.

Аның җитәкчелегендә һәр юнәлеш буенча бик күп эшләр эшләнде. Замана таләпләренә җавап бирерлек мегаферма төзелеп, моннан 10 ел элек белән чагыштырып караганда, бүгенге көндә 5-6 тапкырга күбрәк сөт савыла. Җирне барлык агротехник таләпләргә туры китереп эшкәртү, супер элита һәм элита орлыклар гына чәчү нәтиҗәсендә ул рәислек итә башлаган еллардагы күрсәткечләр белән хәзергесе арасында аермалар шактый. Хуҗалыкның техника паркын тулыландыру, яңарту буенча да ныклы эш алып барыла.

Фердинанд Нургаянович хуҗалыкта эшләүчеләрне яңа торак белән тәэмин итүгә, җирлекнең социаль үсешен ныгытуга да зур өлеш кертә. Соңгы елларда Чутайда заманча, мәһабәт итеп клуб бинасы төзекләндерелде, яңа мәктәп-балалар бакчасы комплексы үз ишекләрен ачты. Авылларыбызның төзеклегеннән чыгып караганда да хуҗалыкның нык-лы нигезле булуы күренеп тора.

Менә инде 20 елга якын кулына җитәкчелек дилбегәсен нык тотып, алга атлый ул. Билгеле, үз вакытында авырлыклары да, сынаулары да аз булмагандыр. Ләкин ул аларны башын югары тотып, ихтыяр көче белән җиңә барды. Яңа максат, бурычлар билгеләде, хуҗалыкның эшчәнлеген алга җибәрүдә яңадан-яңа алымнар кулланды. 

Хөрмәтле Фердинанд Нургаянович, сезне ихлас күңелдән гомер бәйрәмегез — 55 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз! Туган җирендә, туган авылында тамыр җибәреп, шул җирлекне күтәреп, аны башкаларга үрнәк итеп эшли алучылар бик сирәк. Фердинанд Нургаянович, сезнең тормышыгыз авыл хуҗалыгы, җир белән бәйле. Туып-үскән җирен яраткан кеше генә дөньяны якын итеп, аның кешеләрен ярата ала. Бүгенге көндә сезнең дөрес фикерләвегез, алдан күрү сәләтегез, һәр өлкәдә тирән белемегез, таләпчән булуыгыз, гадилегегез, оештыра белүегез, ару-талуны белмәс хезмәт сөючәнлегегез нәтиҗәсендә без «үз аягында» нык басып торучы хуҗалык булып саналабыз. Һәм моның өчен без сезгә бик рәхмәтле.
Хөрмәтле җитәкчебез, тормышта кылган изге эшләрегез үзегезгә зур бәхет булып әйләнеп кайтсын! Алга таба да сезнең белән озак еллар бергә эшләргә язсын! Аллаһы Тәгалә сезгә хәерле бәрәкәтле гомер, гаилә иминлеге, җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек насыйп итсен! 

Иң изге теләкләр белән «Кызыл юл» хуҗалыгы хезмәткәрләре.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев