Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

ФЛҮСӘ ВАСИЛ кызы ЗАКИРОВАның 23 апрельдә 55 яшьлек юбилее

20 апреля 2018, 14:58

1070

0

0

ФЛҮСӘ ВАСИЛ кызы ЗАКИРОВАның 23 апрельдә 55 яшьлек юбилее

«Кызыл юл» кооперативында лаборант булып эшләүче ФЛҮСӘ ВАСИЛ кызы ЗАКИРОВАның 23 апрельдә 55 яшьлек юбилее.
Хөрмәтле Флүсә Васил кызы! Сезне олы бәйрәмегез – 55 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!


Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма!


Хөрмәт белән «Кызыл юл» кооперативы коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев