Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

ФӘНИЛ ГАБДЕЛФОАТ улы СӨЛӘЙМАНОВның гомер бәйрәме

17 ноября 2017, 10:37

912

0

1

ФӘНИЛ ГАБДЕЛФОАТ улы СӨЛӘЙМАНОВның гомер бәйрәме

Кариле авылында гомер итүче ФӘНИЛ ГАБДЕЛФОАТ улы СӨЛӘЙМАНОВка 16 ноябрьдә 55 яшь тулды.

Кадерле әтиебез! Хөрмәтле тормыш иптәшем! Сине күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлекнең ныгын, бәхет-шатлыкларның иң олысын, хәерле озын гомер телибез. Аллаһы Тәгалә килер көннәреңне бәрәкәтле итсен, олыгайган көннәреңдә кылган яхшылыкларыңның әҗерен күреп яшәргә язсын. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, Әти! Әни белән бер-берегезгә терәк, куаныч, ышаныч булып, безнең янәшәдә хәерле, озын, озак гомер итегез.

Әтиебез-безнең кадерлебез,

Без бәхетле җирдә син барга.

Фәрештәләр кунсын иңнәреңә,

Туган көнең белән котларга.

Яшә әле бер дә бирешмичә,

Баш имичә кырыс җилләргә.

Яшә җирдә язгы гөлләр булып,

Терәк булып безнең иңнәргә.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гүзәл, балаларың Илнар-Гөлфинә, Рүзәл-Гөлнар, оныкларың һәм кода-кодагыйларың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев