Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Фәния һәм Гасим Һадиевларның бергә гомер итүләренә 60 ел

09 декабря 2017, 07:21

1514

0

0

Фәния һәм Гасим Һадиевларның бергә гомер итүләренә 60 ел

1957 елның 9 декабреннән Югары Сосна егете ГАСИМ ҺАДИЕВ белән Түбән Соснадан ХӘЛИУЛЛА кызы ФӘНИЯнең тормыш корып яши башлауларына 60 ел гомер үтеп киткән.

Хөрмәтле әти-әниебез, сезне бриллиант туегыз белән тәбрик итәбез. Кавышкан көннән соң бергә күпме юллар үттегез, күпме сулар кичтегез, авырлыкларга бирешмичә, сынауларда сынмыйча матур парлы гаилә булып гомер иттегез. Нәсел агачын дәвам итеп, 5 балага гомер бүләк иттегез, аларны укытып олы тормышка озаттыгыз. Без сезгә чиксез рәхмәтле! Алдагы көннәрегездә дә Ходай хәерле тигез гомер насыйп итсен, сәламәтлектә балаларыгыз һәм оныкларыгыздан игелек күреп, кадер-хөрмәттә яшәвегезне телибез.

Иң изге теләкләр белән балаларыгыз, киленегез, кияүләрегез, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев