Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Газиз кешебез РАФИС НӘСЫЙХ улы НӘСЫЙХОВның 75 яшьлек гомер бәйрәме

07 мая 2018, 10:36

1089

0

0

Газиз кешебез РАФИС НӘСЫЙХ улы НӘСЫЙХОВның 75 яшьлек гомер бәйрәме

Кариле авылында яшәүче газиз кешебез РАФИС НӘСЫЙХ улы НӘСЫЙХОВның 4 майда 75 яшьлек гомер бәйрәме.
Кадерлебез, күркәм юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Безнең өчен һәрчак киң күңелле, мәрхәмәтле әти, оныкларыңа кайгыртучан дәү әти, гаиләдә горурланырлык ир, туганннарыңа олы җанлы, ярдәмчел абый син. Без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз. Нык сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Киләчәктә дә гаилә тигезлегендә, якыннарыңның кадер-хөрмәтенә төренеп, җаныңдагы йолдызлар балкышын сүндермичә, күңелеңдәге яшәү дәртен киметмичә, балаларың-оныкларыңның игелеген күреп, бәхетле гомер кичерергә язсын. Киләчәк көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен, гел шулай көләч, ягымлы бул.


Котлы булсын, әти, туган көнең,
Без барыбыз шушы теләктә.
Бүгенгедәй шат елмайган йөзең
Шатлык өсти безнең йөрәккә.
Авырлыклар туса тормышта,
Киңәш сорап сиңа киләбез.
Дөрес юлга бастырырдай сүзләр
Әйтәсеңне алдан беләбез.
Кешелекле бит син, изге җанлы,
Ярдәмчел син дуска, туганга.
Синнән газиз кеше бармы икән,
Без бәхетле тик син булганга.
Сәламәт бул, гел елмаеп яшә,
Бәхет кунсын күңелең түренә.
Барыбызга канат, терәк булып,
Талмый атла гомер үренә.
Парлап канат кагу җиңелрәк,
Тормыш сезне ялгыз итмәсен.
Гомер чишмәләре челтерәп аксын,
Мәңге-мәңге суы кипмәсен.


Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, улың, киленең, һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев