Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

ГҮЗӘЛ НУРГАЯН кызы СӨЛӘЙМАНОВАның 5 апрельдә 55 яшьлек юбилее

05 апреля 2018, 16:55

1090

0

2

ГҮЗӘЛ НУРГАЯН кызы СӨЛӘЙМАНОВАның 5 апрельдә 55 яшьлек юбилее

Кариле авылында гомер итүче сөекле тормыш иптәшем, яраткан әниебез ГҮЗӘЛ НУРГАЯН кызы СӨЛӘЙМАНОВАга 5 апрельдә 55 яшь тула. 
Кадерлебез! Сине күркәм бәйрәмең белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Синең янәшәңдә безгә тыныч һәм рәхәт, һәрчак бәйрәм синең белән. Бу дөньяда җылы, тату гаиләбез, дәрәҗәбез, кадеребез бар икән, болар барсы да синең тырышлык, күңел җылың, тормышны ихлас сөюең белән төзелгәндер. Акыллы, сабыр, һәр кешегә игътибарлы, ярдәмчел, киң күңелле, йомшак, миһербанлы, олы җанлы булганың өчен якыннарың, туганнарың, авылдашларың арасында абруең зур синең. 
Рәхмәт, әни, әти белән безне яхшы кешеләр итеп, сөеп үстердегез. Күпләргә үрнәк гаилә корып, яшәү өчен көч биреп яшисез. Барлык кылган изгелекләреңә, ярдәмеңә, бөтен гомереңне «балаларым, оныкларым, туганнарым» дип өзелеп яшәгәнең өчен тирән рәхмәтлебез. Йортыбызның нуры, тормышыбызның терәге, таянычы булып, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы белән, әтиебез белән бергәлектә мәңге сүрелмәс кояшыбыз булып яшәргә Ходай насыйп итсен. 
Котлы булсын юбилеең, 
Бәхетләрең килсен күренеп. 
Куанычлар гына юлдаш булсын, 
Яшә шатлыкларга төренеп. 

Сине яратып, хөрмәт итеп, әтиебез Фәнил, балаларың Илнар-Гөлфинә, Рүзәл-Гөлнар, оныкларың һәм кода-кодагыйларың.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев