Хезмәт

Иске Салавыч авылында яшәүче кадерлебез - Нәфыйкова Дания Фәрзи кызына 3 нче гыйнвар көнне 75 яшь тула.

Ләйлә, 3 гыйнвар 2021 - 08:34
522
0
4

Әни! Син җир йөзендәге барлык иң күркәм кешелеклелек сыйфатларын үз эчеңә алгансың: иң әйбәт әни, бөек таянычыбыз, тормыш өлгебез, сабый җанлы хөрмәтле яраткан әби, киң күңелле, кешелекле кайнана, мәрхәмәтле туганчыл апа, килен, әтиебезгә иң ышанычлы тормыш иптәше дә.

Сине Олы юбилеең белән тәбрик итәбез һәм ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, Әтиебез Рәдиф белән тигез бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез.

Җирдә кояш нуры балкыгандай,

Син балкыйсың безнең күңелдә.

Тормышыбыз синең белән матур,

Рәхмәтлебез сиңа мәңгегә!

Барлык ул-киленнәрең, онык-оныкчыкларың, туганнарың, әтиебез, кияүләрең исеменнән, кызың - Ләйлә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: