Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Югары Шубан авылында гомер итүче әтиебез, бабабыз, ЗӨФӘР ЙОСЫФ улы ЗАКИРОВның 8 февральдә 80 яшьлек юбилее!

08 февраля 2024, 07:11

245

0

2

Югары Шубан авылында гомер итүче әтиебез, бабабыз, ЗӨФӘР ЙОСЫФ улы ЗАКИРОВның 8 февральдә 80 яшьлек юбилее!

Кадерлебез! Сине чын күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз! Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле гомер насыйп итсен. Күңел күтәренкелеге, җан тынычлыгы насыйп булсын сиңа. Картаюны сизмичә, яшәү дәртеңне сүндермичә, хаман шулай көчле рухлы, изге күңелле булып, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак еллар гомер итәргә насыйп булсын.

Синең барлыгыңны тоеп яшәү
Бу дөньяда, әти, бик рәхәт.
Кадерленең кадерлесе бит син,
Барысы өчен дә сиңа зур рәхмәт.
Син бит, әти, безнең өйнең яме,
Безнең өчен олы бер терәк.
Тыныч яшә әле, сәламәт бул,

Син бит әле безгә бик кирәк.

Изге теләкләр белән син тәрбияләп үстергән 6 балаң, 3 киявең, 3 киленең, 17 оныгың, 2 оныкчыгың.

Оставляйте реакции

2

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев