Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кадерле кешебез СӘВИЯ НУРИЕВАның 16 гыйнвар көнне 80 яшьлек юбилее

16 января 2018, 10:02

1173

1

0

Кадерле кешебез СӘВИЯ  НУРИЕВАның 16 гыйнвар көнне 80 яшьлек юбилее

Cосна авылында яшәүче кадерле кешебез СӘВИЯ НУРИ кызы НУРИЕВАның 16 гыйнвар көнне 80 яшьлек юбилее. 
Кадерле әниебез, әбиебез! Сине олуг юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Безне сөендереп озын-озак яшә! 


Куанычлар гына алып килсен 
80 яшең – олы бәйрәмең. 
Сиңа бүген бүләк итәбез без 
Барлык яхшылыклар бәйләмен. 


Һәр балаңның игелеген күреп 
Гел сөенеп кенә син яшә. 
Сиңа бәхет, шатлык теләгәндә 
Амин диеп торсын фәрештә. 


Әле тагын бик күп еллар 
Нык типсен синең йөрәк. 
Син безнең бердәнберебез, 
Син әле безгә кирәк. 


Сине яратып, кызың Альбина, улың Рамил, киленең Гүзәл, оныкларың Әдилә, Раян.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кодагыйны без дэ юбилее белэн ктолыйбыз!