Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кадерле кешебез ЗӨЛФӘТ ЗӨФӘР улы ЗАКИРОВның 11 июньдә юбилее.

11 июня 2019, 13:51

1415

0

3

Кадерле кешебез ЗӨЛФӘТ ЗӨФӘР улы ЗАКИРОВның 11 июньдә юбилее.

Шубан авылында яшәүче ЗӨЛФӘТ ЗӨФӘР улы ЗАКИРОВның 11 июньдә юбилее.


Безнең өчен иң якын булган абыебыз Зөлфәт! Син тормыш баскычлары аша күтәрелеп, 50 яшеңне тутырдың! Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, балаларыңның, оныкларыңның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын иде.

Син, далаларның мәгърур лачыны сыман, күп нәрсәләрне алдан күрә белдең, алдан сиземләп, абый буларак, беренче ярдәмгә килдең, гаделсезлекләрдән яклап, безне үз канатың астына алдың. Рәхмәт сиңа.

«Ир кеше — иген басуы, хатын — иген тулы келәт», — диләр. «Иген»не кадерләп саклаучы «келәт»ең белән бергә, балаларыгызның тәүфыйклылыгына, оныкларыгызның бәхетенә куанып, соң сулышларыгызга кадәр кулга-кул тотынышып, тигезлектә, тынычлыкта озын гомер кичерергә насыйп итсен.


Иң изге теләкләр белән әтиебез, энең-сеңелләрең, кияү-киленнәр, балаларың һәм оныкларың исеменнән олы сеңлең Зөлхия.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев