Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кадерле әниебез ФӘРИДӘ НИГЪМӘТУЛЛА кызы НИКОЛАЕВАның 55 яшьлек юбилее

22 февраля 2018, 08:40

1383

0

4

Кадерле әниебез ФӘРИДӘ НИГЪМӘТУЛЛА кызы НИКОЛАЕВАның 55 яшьлек юбилее

Балтач бистәсендә яшәүче кадерле әниебез ФӘРИДӘ НИГЪМӘТУЛЛА кызы НИКОЛАЕВАга 28 февральдә 55 яшь тула.

Сөекле, сөйкемле әниебез! Сине гомереңнең күркәм бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәбез, сәламәтлекнең иң ныгын, гомерләрнең иң озынын, бәхет-шатлыкның иң бәрәкәтлесен телибез!

Бу дөньяның бөтен матурлыгын, яшәүләрнең тулы мәгънәсен күркәм гамәлләрең аша без – балаларың күңеленә иңдерә алган газиз әниебез! Синең миһербанлы, рәхимле, шәфкатьле, ярдәмчел булуыңны мең алтын сүз белән дә шәрехләп бетерү мөмкин түгел. Гаиләм диеп сөеп безгә бактың, хәрби ветеран булган  мәрхүм әтиебез белән адым саен горурландың, хәзер инде оныгыңа олы куаныч, ныклы таяныч син. Безгә кылган игелекләрең килер көннәреңдә алларыңа бәхет келәмнәре булып ятсын, сәламәтлек гомер буе юлдаш булып, тормышың гел куанычлы мизгелләрдән генә торса иде. Муллыкта-иминлектә, тигезлектә-татулыкта  гомер кичереп, әни диеп өзелеп дәшәргә, бәхет кошыбызны көн дә игелекләндереп, хөрмәтебезне белдереп торырга насыйп булса иде. Хәерле озын гомерләр, күңел тынычлыгы, җан рәхәте телибез сиңа, кадерле әниебез! Мәңге рәхәт яшә! Мәңге бәхетле бул!

Февраль бураннары салкынмыни,

Кояш сыман әни булганда?!

Яшәүгә дәрт сүнмәс күкрәгеңдә

Ялкын кебек йөрәк булганда.

Бураннарны җиңеп чыгасың да,

Яшел үләннәргә ятасың. –

Яшәргәнен күреп табигатьнең

Ничек инде күңел картайсын!

Иң изге теләкләр белән, балаларың Азат- Нурия, оныгың Данис. Бу теләкләргә кодагыең һәм барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев