Кадерле әниебез, сиңа булган самими ярату хисләребезнең, эчкерсез изге теләкләребезнең күңел кәсәләренә мөлдерәмә тулган мәле бүген

29 июнь көнне купшы җәй айларының яшел бишекләрендә тирбәлеп, хуш исле басу-кырларның чәчәкле биләвлекләрендә иркәләнеп, сихри нурлы иртәләрдә сайрар кошлар моңына төренеп безнең әниебез шушы якты дөньяга аваз салган. Бүген исә ул язмыш дистәләрен барлый-барлый 55 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә.
Яраткан әниебез, янәшәңдә әле бүген дә яшәешенең һәрбер күзәнәге белән сине тоеп торучы пар канатың - әти-әниең исән-сау, сөю чишмәңне тулыландырып торучы әтиебез янәшәңдә, бәхет агачыннан өзелеп төшкән балаларың, балдан татлы оныкларың, гаиләбезнең сафын тулылыландыручы кода-кодагыйларың, газиз туганнарың һәрвакыт яныңда.
Кадерле әниебез, сиңа булган самими ярату хисләребезнең, эчкерсез изге теләкләребезнең күңел кәсәләренә мөлдерәмә тулган мәле бүген. Аллах Тәгалә сиңа ныклы тән саулыгы, күңел тынычлыгы, иман ныклыгы, һәрбер эшеңдә җиңеллек, хәерле бәрәкәтле гомер бирсен. Парлы итеп башланган гаилә тормышың тигез бәхетле картлык белән дәвам итсен, балалар кадеренә, оныклар бәхетенә туенып яшәргә язсын, насыйп ризыкларыбыз киң, табыннарыбыз тулы булсын.
Туган көннәр, узган еллар саны
Билгеләми тормыш кыйммәтен.
Һәр мизгелнең ямен, кадерен белеп
Син яшәргә әни өйрәттең.
Гадел булды һәрчак сабыр җаның
Буш хыяллар саклап йөрмәдең.
Раббым биргәненә шөкер иттең
Гел рәхмәтле булды йөрәгең.
Хезмәт юлың тыйнак кына үттең
Дус иттең син дошман җаннарны.
Яшәү рухы белән каршыладың
Сиңа насыйп күрер таңнарны.
Йөз түбәнчел дога кыласың син
Сынау килсә үтәр юлыңда.
Синең хакың безнең өчен бик зур
Яшә, әни, исән бул гына.
Ихтирам белән якыннарың
-
26 гыйнвар 2021 - 17:21Айрат Хөсәеновтан каз каклау серләре Балтач районының Бөрбаш Сәрдегәне авылында яшәүче Айрат Хөсәеновның Инстаграм битендәге каклаган казлары күпләрне кызыктыргандыр2302
-
26 гыйнвар 2021 - 16:11Ана теленә хөрмәт бакчадан башлана Татар телен саклап калу һәм үстерү юнәлешендә районыбызның балалар бакчаларында максатчан эшләр бара.8902
-
26 гыйнвар 2021 - 14:46Быел кече бизнесны исәпкә алу бөтен ил буенча узачак Район статистика бүлеге 1 апрельгә кадәр кече бизнес вәкилләреннән электрон рәвештә анкета тутыруларын сорый.5801
-
26 гыйнвар 2021 - 13:24Ана теленә хөрмәт бакчадан башлана
-
23 гыйнвар 2021 - 12:18Балтачта район башлыгы призына көрәш ярышларында 20 команда катнаша
-
29 декабрь 2020 - 11:16Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирыннан җиңү белән кайтты
-
25 гыйнвар 2021 - 08:40Газетаның 2нче санында (22 гыйнвар, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар16700
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар59600
-
24 гыйнвар 2021 - 14:30Кичә Балтач бистәсендә авыр хәл булды, Һадиевлар гаиләсенә коточкыч афәт килде (фотолар белән) Ике кечкенә бала белән урамда калдылар...127101
-
25 гыйнвар 2021 - 14:46Районда табиб булып эшләүче төрек егете Сәидәхмәд Гаипназаров: «Казанга китү теләге юк, Балтачта рәхәт» Балтач районында бик күп милләт вәкилләре яши, хәтта төрек егете табиб Сәидәхмәд Гаипназаров та Балтачны сайлаган. Ординатура үткәндә Казанда калу мөмкинлеге дә була, 7 нче шәһәр хастаханәсендә үз кешегә әйләнеп өлгерә. Тик…99303
-
24 гыйнвар 2021 - 09:41Туйдырдылар инде, аңламыйм... Хөрмәтле, “Хезмәт”! Язып чыгыгыз әле, зинһар, бәлки туктарлар.»85401
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика