Хезмәт

Кадерле әниебез ЗАРИПОВА МӘДИНӘ ШӘРӘФИ кызының 80 яшьлек юбилее.

Мәдинә, 15 апрель 2019 - 07:50
502
0
1

15 апрель көнне Балтач бистәсендә яшәүче кадерле әниебез ЗАРИПОВА МӘДИНӘ ШӘРӘФИ кызының 80 яшьлек юбилее.

Сабыр, изге күңелле, нигезебезнең кояшы булган әниебез! Сине матур бәйрәмең белән чын йөрәктән тәбрик итәбез. Алдагы тормышыңда сәламәтлек, җан тынычлыгы белән балаларың, оныкларың, туганнарың янәшәсендә куанычлы, бәрәкәтле гомер итүеңне телибез. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!

 

Әниебез! Һәр яңа көн бәхет алып килсен,

Алсу таңнар күмсен шатлыкка.

Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,

Картаерга һич тә ашыкма!

Балаларың, оныкларың, туганнарың исеменнән улың Ринат.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: