Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кадерле әтиебез РУБИН ГАЙНЕТДИНОВның 4 декабрьдә 60 яшьлек юбилее

04 декабря 2017, 07:11

1288

0

1

Кадерле әтиебез РУБИН  ГАЙНЕТДИНОВның 4 декабрьдә 60 яшьлек юбилее

Норма авылында яшәүче кадерле әтиебез РУБИН РИФКАТЬ улы ГАЙНЕТДИНОВның 4 декабрьдә 60 яшьлек юбилее.

Әти булган өйнең нигезе нык, табыны да һәрчак түгәрәк диләр. Без ныклы нигезле, түгәрәк табынлы өйдә үсеп, олы тормышка аяк бастык. Әтиебез безнең өчен һәрьяклап яшәү үрнәге. Сабыр холкы, киң күңеле, тырышлыгы белән күпләрнең ихтирамын яулаган олы җанлы әтиебезне бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз!

Кадерлебез! Без синең һәрвакыт көр күңелле, сәламәт һәм бәхетле булуыңны телибез. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, шатлыкларына куанып, әниебез белән тигезлектә озын-озак гомер кичерергә язсын.

Ир-егетнең асыл сыйфатларын

Җыйгансың син барын үзеңә.

Алып батыр төсле кыю атлап,

Менәсең син гомер үренә.

Көчле рух, сүнмәс яшәү дәрте

Бирелгәндер сиңа тумыштан.

Әлмәндәр карт төсле ахыргача

Туймый яшә, әти, тормыштан.

Иң изге теләкләр белән әниебез Зәйтүнә, балаларың Радик-Айназ, Рөстәм-Гүзәл, оныкларың. Бу теләкләргә әнкәең һәм кода-кодагыйларың да кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев