Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кадерле туганыбыз Гөлфия Габделфәрт кызы Җәләеваның бүген 55 яшьлек юбилее

20 апреля 2018, 13:20

866

0

1

Кадерле туганыбыз Гөлфия Габделфәрт кызы Җәләеваның бүген 55 яшьлек юбилее

Норма авылында яшәүче Гөлфия Габделфәрт кызы Җәләеваның 20 апрель көнне 55 яшьлек юбилее.

Әниебез урынына калган кадерле апабыз! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз!

Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.

Яшә син мәңгелек гөл булып!
Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,
Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп,
Кадергә, хөрмәткә төренеп.

Гомер юлың пар канатлы үтсен.
Өстәлеңдә сыйлар мул булсын.
Тормыштагы кылган игелегең,
Үзеңә зур бәхет булып кайтсын.

Иң изге теләкләр белән Әхмәтҗановлар, Габидуллиннар, Шакировлар гаиләләре.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев