Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кадерле туганыбыз Гүзәл Ханнан кызы Зиннәтуллинаның бүген 50 яшьлек юбилее

13 февраля 2018, 07:52

1067

0

1

Кадерле туганыбыз Гүзәл Ханнан кызы Зиннәтуллинаның бүген 50 яшьлек юбилее

Cәрдек авылында яшәүче кадерле туганыбыз Гүзәл Ханнан кызы Зиннәтуллинаның 13 февральдә 50 яшьлек юбилее.
Кадерлебез, сине матур юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп, сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, балаларыңның, оныкларыңның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын иде.


Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән,
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.


Иң изге теләкләр белән туганнарың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев