Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кадерле туганыбыз Залия Сәет кызы Зиннәтуллинаның 16 майда 50 яшьлек юбилее

16 мая 2018, 10:17

1135

0

1

Кадерле туганыбыз Залия Сәет кызы Зиннәтуллинаның 16 майда 50 яшьлек юбилее

Балтач авылында яшәүче кадерле туганыбыз Залия Сәет кызы Зиннәтуллинаның 16 майда 50 яшьлек юбилее.

Кадерлебез, сине матур юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп, сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, балаларыңның, оныкларыңның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын иде.

 

Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән,
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Гөрләп яшә, картаюны белмә,

Куанып яшә һәр көнгә.
Күңелең синең һәрчак шулай,
Ачык булсын һәркемгә.
Зур сәләтең, эш сөюең,
Гадилегең сүнмәсен.
Әйбәтлегең, игелегең,
Гомергә сүрелмәсен.

Сине яратып, хөрмәт итеп әниең, апаең, абыең гаиләләре.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев