Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Карадуган авылында яшәүче мөхтәрәм каләм иясе, остазыбыз, озак еллар "Хезмәт"ебездә баш мөхәррир урынбасары булып эшләгән Рәфыйк Кәламетдин улы Шәрәфиевның бүген 85 яшьлек олуг юбилее

13 февраля 2024, 14:05

530

0

1

Карадуган авылында яшәүче мөхтәрәм каләм иясе, остазыбыз, озак еллар "Хезмәт"ебездә баш мөхәррир урынбасары булып эшләгән Рәфыйк Кәламетдин улы Шәрәфиевның бүген 85 яшьлек олуг юбилее

Хөрмәтле Рәфыйк абый! Ихлас күңелдән Сезне гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Сез туган телебезне, милләтебезне, тарихыбызны саклап калуда, яшәтүдә районда яшәп үзегездән саллы өлеш кертә алган күренекле һәм мөхтәрәм шәхес. Сезгә һәр башкарган күркәм хезмәтләрегез, "Хезмәт" ебезнең елъязмаларын бизәгән гаять тә эчтәлекле, тирән мәгънәле язмаларыгыз, районыбыз кешеләрен, хезмәт коллективларының олуг хезмәтләрен район тарихына кертеп калдыруыгыз һәм дә газетабызның яшәешен баетуда аеруча да зур өлеш кертүегез өчен чиксез зур рәхмәтләребезне ирештерәбез.

Исән-сау булыгыз, сәламәтлегегез нык, күңелегез сау булсын.

Тормыш иптәшегез Гөлнадия ханым белән муллыкта, рәхәттә, тигезлектә, улларыгызның, киленнәрегезнең, оныкларыгызның кадер-хөрмәтен күреп, хәерле озын гомерле булып яшәвегезне теләп калабыз.

Иң изге теләкләр белән, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең  "Хезмәт" газетасы филиалы коллективы.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев