Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кариле авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез ИЛСИЯР КАМИЛ кызы ГАЗИЗОВАның бүген 60 яшьлек күркәм юбилее!

20 января 2024, 07:11

455

0

4

Кариле авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез ИЛСИЯР КАМИЛ кызы ГАЗИЗОВАның бүген 60 яшьлек күркәм юбилее!

Кадерлебез! Сине гомер бәйрәмең-юбилеең белән тәбрик итәбез һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз! Кеше гомере үткән еллар белән генә билгеләнми. Син әтиебез өчен олы терәк һәм тугры тормыш иптәше, без — балаларың өчен — шат күңелле һәм кайгыртучан ана, оныкларың өчен яраткан, хөрмәт иткән әби. Барыбызга өләшкән күңел назың синең гомерне дә еллар белән түгел, ә игелекле эшләр белән исәпләргә тулы мөмкинлек бирә. Сиңа зур уңышлар, шатлыклы очрашулар һәм көтелмәгән куанычлар, ныклы сәламәтлек һәм бәрәкәтле озын гомер, күтәренке рух һәм алдагы көннәрендә чиксез бәхет телибез, йортыбыз җылылык, яктылык һәм мәхәббәт белән тулып торсын. Киләчәктә дә тормыштан ямь табып, шатланып-куанып яшә. Яшен тизлегедәй үтә торган гомернең һәр көне матур, якты, нәтиҗәле булсын.

Бәйрәмеңдә иңнәреңнән кочып
Килә Сине тәбрик итәсе.
Килә Сиңа бәхет кенә теләп,
Матур сүзләр генә әйтәсе.
Син яшь әле, Әнкәй, чибәр әле,
Чәчләреңә бәсләр кунса да.
Иң кадерле кешебез Син безнең,
Ничә генә яшең тулса да.
Әле һаман без дип яшисең Син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, Әнкәй, Синең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.
Без телибез Сиңа бәхет, Әнкәй,
Һәрвакытта бул үз көчеңдә.
Сине шулай исән-имин күрү
Бәхет бит ул безнең өчен дә!

Иң изге теләкләр белән сине яратып әтиебез, киявең, улың-киленең, оныкларың исеменнән кызың Динара.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев