Хезмәт

Кенәбаш авылында яшәүче кадерле туганыбыз ФӘНИЯ ШАМИЛ кызы ГАФУРОВАның 14 октябрьдә 50 яшьлек күркәм юбилее.

Фәния, 14 октябрь 2020 - 08:10
681
1
2

Кадерлебез! Сине бәйрәмең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Һәрвакыт ачык йөзле, киң күңелле, ярдәмчел, туганчыл, көчле рухлы, тырыш туганыбызга саулык-сәламәтлек, хәерле озын гомер, җан тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш телибез. Балаларыңның игелеген күреп, Ходай биргән гомереңне тормыш иптәшең белән тигезлектә, иминлектә, муллыкта яшәргә язсын.

Дөнья тыныч, еллар имин булсын,

Тормышыңда булсын бәрәкәт.

Олы җанлы, изге күңелең өчен,

Барыбыздан сиңа зур рәхмәт.

Иң изге теләкләр белән Фаил-Тәслимә,  Камил, Камилә һәм Роза апаң.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 14 октябрь 2020 - 09:31
    Без имени
    Фэния. Миндэ сине гомер бэйрэмен белэн тэбрик итэм. Сина гомернен ин озынын, сэламэтлекнен ин ныгын телим. Балалар, оныкларга соенеп озын озак тыныч тормышта яшэргэ язсын.