Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хөрмәтле Дамир Дәминович!

01 января 2022, 07:47

1968

0

3

Хөрмәтле Дамир Дәминович!

Сезне кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә, якты дөньяга килгән олуг бәйрәмегез - 60 яшьлек юбилей көнегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз.

Гыйнвар салкыннарында туган булсагыз да, якыннарыгызга җылылык бирә торган кайнар йөрәгегезгә тагын да көч-күәт өстәлсен. Кышкы тәрәзәләрдәге бизәкләрдәй, күңелегез матур, даладай киң булсын.

Хөрмәтле хезмәттәшебез Дамир Дәминович! Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Хәвеф-хәтәрсез юллар насыйп булсын! Алда үтәсе юлларыгызның да, гомер елларыгызның да имин узуын телибез Сезгә!  

Алтмыш ел гомер яшәлгән,

Уңышлар мулдан икән.

Җиһан дәшә бүген зурлап:

“Юбилеегыз белән!”

Сәгать теле санасын гел

Бәхетле мизгелләрне.

Дөнья күзләп торсын Сезнең

Җилдәй җитез машинада

Гамь төяп җилдергәнне.

 Олы хөрмәт белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе коллективы.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев