Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хөрмәтле Камил Вәкил улы!

23 января 2022, 07:47

2146

0

4

Хөрмәтле Камил Вәкил улы!

Сезне бүгенге 60 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән тәбриклибез! Сез үзегезне олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә килергә әзер торучы олы йөрәкле табиб буларак таныттыгыз. Бүген сез матур гаилә башлыгы, яраткан балаларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның үрнәк өлгесе булып яшисез.
Киләчәк тормышыгызда сезгә аяз күк йөзе, шомырт чәчәгедәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел кеше сез. Һәрвакытта да шулай якты йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алга таба да якыннарыгыз янәшәсендә шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сезгә! Эшегездә зурдан-зур уңышларга ирешергә насыйп булсын!

Салкын карлы кышта тусагыз да,
Яз кояшы һәрчак күңелегездә.
Һәрвакытта йөзегез көләч булсын,
Балкып яшәгез гомер-гомергә.

Теләкләрнең кайсын теләсәк тә
Аз булыр күк сезнең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгегез —
Без калабыз шушы теләктә.


Иң изге теләкләр белән район үзәк хастаханәсенең терапия бүлеге коллективы.

 

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Юбилиегез белэн котлыйм! Тазалык, озын гомер, эшегездэ зур унышлар телим!!!