Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кышкы салкын көннәрне җылыткандай, бүген, 10 декабрь көнне Чутай авылында гомер итүче газиз әниебез МӘҮҖИДӘ САБИРҖАН кызы ВАФИНАның туган көне.

10 декабря 2020, 07:47

1459

0

1

Кышкы салкын көннәрне җылыткандай, бүген, 10 декабрь көнне Чутай авылында гомер итүче газиз әниебез МӘҮҖИДӘ САБИРҖАН кызы ВАФИНАның туган көне.

Әниебез! Ихлас йөрәктән гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Тормышыбызның яме булып, шатлык-сөенечләрне бергә уртаклашып, алдагы көннәреңдә дә Ходай сине сәламәтлектән аермыйча, без – балаларыңның кадер-хөрмәтен тоеп, оныкларыңа яраткан дәү әни булып, озын-озак гомер кичерергә язсын. Син – безнең иң газиз кешебез. Бу тормышта яшәвебез һәм бар булган уңышларыбыз өчен без синең алда бурычлыбыз. Көннәреңне гел шатлык һәм куанычлар бизәсен, кайгы җилләре ишегеңне какмасын. Бу дөньяның барлык рәхәтлекләрен тоеп, бергә-бергә яшәргә язсын.

Бәйрәмеңдә иңнәреңнән кочып,

Килә Сине тәбрик итәсе.

Килә Сиңа бәхет кенә теләп,

Матур сүзләр генә әйтәсе.

Без телибез Сиңа бәхет, Әнкәй,

Һәрвакытта бул үз көчеңдә.

Сине шулай исән-имин күрү –

Бәхет бит ул безнең өчен дә!

Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленнәрең һәм оныкларың

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев