Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кызыбыз ГӨЛШАТ РАВИЛ кызы САДЫКОВАның күркәм юбилее

19 января 2018, 10:29

1271

0

3

Кызыбыз ГӨЛШАТ РАВИЛ кызы САДЫКОВАның күркәм юбилее

Балтачта гомер итүче кадерле кызыбыз ГӨЛШАТ РАВИЛ кызы САДЫКОВАның 25 гыйнварда күркәм юбилее.

Еллар агымсудай бик тиз уза. Моннан 50 ел элек, бар җиһан ап-акка төренеп, кышкы таңны каршы алганда, безнең беренче кызыбыз дөньяга тәүге авазын салды. Баламның беренче адымнары, тәүге сүзләре, мәктәп еллары һәм аны тәмамлап Казанда һөнәри белем алу еллары, зур гаилә тормышына аяк басуы әле дә күз алдында. Ул инде күптән тормыш иптәше Рөстәмнең яраткан хатыны, ике оныгыбызның, Булат белән Илшатның кадерле әнисе.

Кызым! Синең балачактан килгән җыйнаклыгың, хезмәт сөючәнлегең, зирәклегең, йомшак булуың хатын-кызны бизәүче иң күркәм сыйфатларың, шуңа да гаиләңдә олылар сине үз иттеләр, үз кызлары кебек яратып яшиләр. Син әти-әниеңнең дә олы таянычы, ярдәмчесе, һәрчак хәлебезне белеп, булышып торуыгыз безнең өчен зур куаныч. Башкарган хезмәтеңнән тәм һәм ямь табып яшәүче кызыбыз син безнең.

Кадерлебез! Ихлас күңелдән сине шушы матур бәйрәмең белән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән узсын, гомер юлларың озын булсын, исәнлектә-саулыкта, кайгы-хәсрәт күрми тормыш юлын парлап, үрнәк гаилә булып, балаларыгызның игелеген күреп, бер-берегезне саклап, тигез тормышта яшәвеңне телибез.

Балакаем, шатлыккаем,

Син нинди мәрхәмәтле.

Иртә-кичен шалтыратып

Беләсең хәл-әхвәлне.

Мамык кебек йомшак та,

Олыларга ни кирәк?!

“Әти, Әни!” – дип дәшкәндә

Эри дә китә йөрәк.

Синең ап-ак күңелеңдә

Шатлык хисе сүнмәсен.

Кояш кебек каршыла син

Гомернең һәр иртәсен

Сине яратып, әти-әниең, сеңлең Гөлчәчәк-Рифат, Азат, Ирек.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев